news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әхәт Юлашев: “Без Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр ветеранны һәм аның проблемаларын белергә тиешбез”

Әлеге категорияне торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталып, ул ТР Президенты тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын тораклы итүне ел ахырына кадәр тәмамлау бурычы куелуын билгеләп үтте

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Без Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр ветеранны һәм аның проблемаларын белергә тиешбез”, - дип белдерде бүген ТРның сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе Әхәт Юлашев комитетның президиум утырышында. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек вакытында сугыш ветераннарын социаль-хокукый яклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә шулай ук ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова да катнашты.

Әхәт Юлашев билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хезмәт ветераннарының бөтенроссия оешмасының 21 июньдә узган утырышында сугышта катнашучыларның лаеклы тормышын тәэмин итү мәсьәләсе бик кискен рәвештә куелган. “Комитетның төп максатларыннан берсе – ветераннарны – Ватанны саклаучыларны кайгыртуның җәмгыятьнең һәм дәүләтнең намус эше икәнлеген җәмәгатьчелек аңына җиткерү”, - диде Ә.Юлашев. Ә моның өчен, ветераннар хәрәкәтләренең дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте белән конструктив бәйләнештә торуы зарур.

Комитет рәисе, Мәскәүдә узган киңәшмә карарларыннан чыгып, Казанда һәр районда хәрәкәттәге армиядә булган сугыш ветераннарының персональ исемлеген төзергә, бигрәк тә ялгыз яшәүчеләрне исәпкә алырга чакырды. “Аларга иҗтимагый оешмаларның ярдәме кирәк”, - дип белдерде Ә.Юлашев.

Әлеге категорияне торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталып, ул ТР Президенты тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын тораклы итүне ел ахырына кадәр тәмамлау бурычы куелуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә сугышта катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү буенча реестрда 17465 кеше тора, 15 мең кешегә торак бирелгән. “Монда сүз теге яки бу ветеранны тораклы итү турында гына бармый, бигрәк авыл җирлегендә яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту турында уйларга кирәк. Анда бөтен уңайлыклар урамда булган йортларда яшәүчеләр дә бар”, - диде комитет рәисе.

Әхәт Юлашев үз чыгышында шулай ук ветераннарга медицина, социаль ярдәм күрсәтү, ялгыз яшәүчеләргә волонтерлар беркетү, сугыш кырында башларын салганнарның истәлеген мәңгеләштерү, 9 майда ветераннарны игътибарсыз калдырмау проблемалары турында да сөйләде.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү турында уйлар вакыт җиткәнлеген, бу нисбәттән кергән һәр тәкъдимнең җентекләп каралачагын белдерде. Ул үз чыгышында шулай ук сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды. Федераль программа буенча торак алучы ветераннарга яңа йортларны сайларга киңәш итте. Ветеранга дип бирелгән фатирларда, аларның туганнарын түгел, ә үзләрен күрергә теләк белдерде.

Урынбасар шулай ук “Һәркем өчен уңайлы мохит” программасы буенча ветераннарга тудырыла торган уңай шартлар турында да сөйләде. Узган елда бу программага 25 – медицина һәм 16 мәдәният учреждениесе керүе турында хәбәр итте. Быел исә, сугыш ветераннарының теләкләрен исәпкә алып, 52 медицина учреждениесе “Һәркем өчен уңайлы мохит” программасына кертелгән.

И.Просвирякова сүзләренчә, уңайлы мохит булдыру дигәндә, пандуслар кую гына күз алдында тотылмый, ишетмәүчеләр, күрмәүчеләрнең дә ихтыяҗлары исәпкә алына. Мәсәлән, Дәрвишләр бистәсендәге интернатта ишетмәүчеләр махсус җайланма урнаштырганнар, аның аша начар ишетүчеләр тавышларны аерым-ачык ишетә башлый. Ә күрмәүчеләр өчен медицина учреждениеләренең кабул итү бүлекләрендә махсус ярдәмчеләр бар, чакыру төймәләре көйләнгән. Ветераннарның теләген исәпкә алып, хәтта Г.Камал театрында күтәргечләр (подъемник) ясалган. Шулай ук ветераннар яшәгән йортлар подъездларын җайлаштыру эшләре алып барыла.

Бүген утырышта шулай ук яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнүче ветераннарга дәүләт бүләкләре тапшырылды.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot