news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әхәт Урманов КАМАЗ генераль директоры киңәшчесе итеп билгеләнде

Моңа кадәр Урманов «КАМАЗ» ГАҖнең идарә рәисе урынбасары булып эшләгән иде.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). «КАМАЗ» ГАҖнең идарә рәисе урынбасары Әхәт Урманов компания генераль директоры Сергей Когогинның киңәшчесе итеп билгеләнде. Шул хактагы мәгълүмат предприятие сайтында урнаштырылган.

«КАМАЗ» ГАҖнең идарә рәисе урынбасары Әхәт Урманов яңа эшкә күчү сәбәпле үз вазифасыннан китә», - диелә хәбәрдә.

Урманов КАМАЗ башлыгы киңәшчесе вазифасында бизнесны үстерүдә аерым проектларга игътибар бирәчәк.

Моңа кадәр ул финанслар, сатулар, халыкара хезмәттәшлек, уртак предприятиеләр белән идарә итү мәсьәләләре, шулай ук цифрлаштыру һәм венчур инвестицияләренә бәйле темалар белән шөгыльләнде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot