news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әхәт Гаффарның яңа китапларын тәкъдим итү кичәсе була

Күренекле язучының Татарстан китап нәшриятында 4 томлык сайланма әсәрләре һәм балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар җыентыгы басылып чыккан.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә күренекле татар язучысы Әхәт Гаффар белән очрашу булачак. Татар, рус һәм башка телләрдә нәшер ителгән егермедән артык китап авторы, публицист, драматург Әхәт Гаффарның Татарстан китап нәшриятында 4 томлык сайланма әсәрләре һәм балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар җыентыгы басылып чыккан. Шул уңайдан Казанның элекке Матбугат йортында (хәзер “Нугай” кунакханә комплексы) “Тукай” конференцияләр залында китапларны тәкъдим итү кичәсе була.

Шулай итеп, очрашу 19 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә - Бауман урамы, 19 йорт адресы буенча  уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot