Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әхәт Гаффар: Татар кешесе беркайчан да югалмаячак
Язучы фикеренчә, татар телен укытуга кагылышлы вәзгыять татар халкының күтәрелешенә генә китерде.
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). Татар кешесе беркайчан да югалмаячак, һәм татар телен укытуга каршы вәзгыять халыкның күтәрелүенә генә китерде. Язучы Әхәт Гаффар “Иделем акчарлагы” яшь иҗатчылар бәйгесендә катнашучылар белән очрашуда шул хакта белдерде. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.
Язучы башта татар теленең хәзерге торышы турында сөйләп китте: "Прокурорларның район һәм авыл мәктәпләрендә татар теле дәресләрен кыскартып йөрүләре тыныч яшәгән кырмыска оясына таяк төрткән кебек булды. Ә халык, кырмыска кислота чәчкән кебек, кайный башлады. Төртмәгән булсалар, халык күтәрелми дә иде. Әгәр дә шулай эшләмәгән булсалар, татарлар йоклап яткан булыр иде. Ә хәзер бөтен республика кузгалды", - дип саный Әхәт Гаффар.
Язучы татар кешесе беркайчан да югалып калмаячагына ышануын әйтте. “Россия ул - Татарстан, татарлар дигән сүз. Татар халкын сибелгән, дип әйтәләр. Әмма алар беркая да таралмаган. Чөнки Казан, Әстерхан, Нугай, Кырым, Себер татарлары бөтенесе шунда туган. Алар үзләренең Ватанында. Чукындырудан Себергә күчеп китүләре сибелүгә керми. Без беркайда да килмешәк түгел. Шуннан соң сорау туа: Нигә татар теленә бәйләнделәр икән? Без - бөек халык, безгә бәйләнергә һич тә ярамый,” – диде Әхмәт Гаффар.
Ул үзенең студент елларын да исенә төшерде. Журналистика факультетының кабул итү имтиханнарында иншаны татарча язып һәм сорауларга да татарча җавап бирүен әйтте. Яшь иҗатчыларга ул татарча иҗат итәргә киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз