Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөснуллин ташламалы ипотека программасын 2024 елдан соң озайту турында әйтте
Киләчәктә 6,5 процентлы ипотека кредиты механизмы үзгәрергә мөмкин.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Ташламалы ипотека программасы 2024 елдан соң озайтылырга мөмкин, аның механизмнары гына үзгәрәчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте.
«Ташламалы ипотека буенча теләсә кайсы очракта 2024 елда ипотеканы озайтабыз. Без ипотека буенча яңа механизмнар, бәлки карарлар тәкъдим итәчәкбез», — диде Хөснуллин.
Дүшәмбе көнне Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм Үзәк банкка март ахырына кадәр 2021-2024 елларда ташламалы ипотеканы гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләде. Аерым алганда, ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен процент ставкасы кимергә мөмкин.
Элегрәк Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллин Россиянең кайбер төбәкләрендә ташламалы ипотеканы сакларга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз