news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөситләр Йәмәндәге мәчеткә һөҗүм иткән, йөздән артык кеше һәлак булган

Һәлак булучылар арасында хәрбиләр дә, гади халык та бар.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Йәмәндә баш күтәрүче хөситләрнең Йәмән армиясе лагерена һөҗүме нәтиҗәсендә йөздән артык кеше һәлак булган, дистәләгән кеше яраланган. Бу турыда Йәмән Тышкы эшләр министрлыгына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Узган шимбәдә илнең төньяк-көнчыгышындагы Мариб провинциясе лагере мәчетенә һөҗүм иткән вакытта хөситләр ракеталар һәм пилотсыз очкычлар куллана, диелә хәбәрдә.

Илнең Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар арасында хәрбиләр дә, гади халык та бар.

Йәмән президенты Абд Раббо Мансур Хади һөҗүмне «куркакларча террор акты», дип атады.

"Боевик-хөситләрнең хурлыклы гамәлләре, һичшиксез, аларның тынычлык булдырырга теләмәвен раслый, алар үлем һәм җимерүләрдән башка берни дә белми һәм Иранның төбәктәге арзанлы коралы булып тора», — диде ул.

Йәмәндә хакимият һәм хөситләр арасында конфликт 2014 елдан бирле дәвам итә. Йәмән Хөкүмәтенә хөситләргә каршы торуда Согуд Гарәбстаны оештырган Гарәп коалициясе ярдәм итә. Баш күтәрүчеләр Иран ярдәменнән файдалана. Корал белән тәэмин иткән өчен, Иранны АКШ һәм Көнбатыш Иранны даими рәвештә тәнкыйтьләп тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100