news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Х.Шәйхетдинов спорт журналистлары турында: Күп нәрсә мәгълүматны ничек бирүегездән тора

Министрның беренче урынбасары спорт турында язучы журналистларның тоткан урынын билгеләп узды.

Х.Шәйхетдинов спорт журналистлары турында: Күп нәрсә мәгълүматны ничек бирүегездән тора
Рамиль Гали

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). "Күп нәрсә мәгълүматны сезнең ничек бирүдән тора". Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов IT-паркта – Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә - спортны яктыртучы журналистлар турында шулай дип белдерде.

Ул матбугат очрашуында каләм ияләрен халыкара спорт журналистикасы көне белән тәбрикләде. “Без ел саен зур халыкара чаралар уздырабыз. Әгәр алар яктыртылмаса, безнең эш болай тулы күренмәс иде”, - дип белдерде. Хәлил Шәйхетдинов соңгы елларда заманча спорт корылмалары төзеп, журналистларга эшләү өчен уңайлы итүгә аеруча игътибар бирелүен белдерде.

Ул, Казанда 30 июньдә узган Франция һәм Аргентина уенын искә төшереп, фотографлар күплегенә шаккатуын да әйтте. “Шулкадәр фотограф күргәнем юк иде. Месси чыгуын күпме фотограф көтте, аның кадәр фотографны Олимпия уеннарында да күрмәдем кебек. Сезнең мәгълүматны ничек бирүдән тора күп нәрсә. Җанатарлар Россиянең ничек үсеш алуына гаҗәпләнә. Социаль объектларга, төрле халыклар дус яшәвенә таң калалар, югары бәялиләр. Россияне куркыныч ил дип уйлаган булсалар, хәзер куркырлык бер әйбер дә юк дип, уңай яктан язалар. Бу - сөендерә”, - диде.

Хәлил Шәйхетдинов спорт темасына язучы ветераннарны искә төшерде. Атлас Гафиятов, Александр Медведев һәм башкаларны санап үтте. Спорт темасына күп яза торган берничә массакүләм мәгълүмат чарасыннан, беренче булып, “Татар-информ”ны атады. “Спорт журналистының роле бик зур. Мин һәркайсыгызга рәхмәтле. Сез яшь спортчыларны да легендага әверелдерәсез”, - диде.

Хәлил Шәйхетдинов республикада спорт, физкультура үсешенә зур игътибар бирелүен билгеләп узды. “Хөкүмәт һәм Рөстәм Миңнеханов тарафыннан махсус программа кабул ителгән. Ул һәр район үзәгендә бассейн, универсаль спорт комплекслары төзелешен төгәлләүне күздә тота”, – дип белдерде. Аның әйтүенчә, спорт корылмалары төзелешенә кертелгән акчалар үзен аклый. Хәлил Шәйхетдинов Яр Чаллыда универсаль комплекслар, бассейннар, Боз сарайлары төзелеше ниятләнүен белдерде. “Чаллыда спорт корылмалары җитми. Анда спорт белән кызыксыну Казанга караганда да көчлерәк”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100