news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәсән Сарьянны искә алалар

Хәсән Сарьянны искә алалар

(Уфа, 5 апрель, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Күренекле язучы һәм галим Хәсән Сарьянның тууына 75 ел тулу уңаеннан, Башкортстанның Илеш районында бу көннәрдә искә алу чаралары оештырыла. Шундый чираттагы чара талантлы әдипнең туган авылы Иске Аюда да үтте. Биредәге мәктәптә һәм авыл китапханәсендә бер-бер артлы Хәсән Сарьянга багышланган китап укучылар конференцияләре узды.

Атаклы якташыбызны искә алу кичәләре Уфадагы югары уку йортларында да оештырыла. Шундый мәдәни чара Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дә бик эчтәлекле үтте. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент Сәгыйдулла Хафизов биредә укучы татар талипларының Хәсән Сарьян иҗаты һәм аның гыйльми хезмәтләре белән нык кызыксынуын әйтте. Кайбер талиплар Х.Сарьян иҗатына багышлап рефератлар, диплом эшләре яза, төрле конференцияләрдә чыгыш ясый.

Хәсән Сарьянның тууына 75 ел тулуны Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дә төрле чаралар белән билгелиләр. Анда китап укучылар конференциясе булып үтте. Башкортстан укытучылары белемен камилләштерү институтына семинарга килүче татар укытучылары өчен дә Хәсән Сарьян хакында аерым лекцияләр әзерләгәннәр. Шушы институт мөгаллиме, республикадагы танылган татар галиме һәм язучы Әхәт Нигъмәтуллин өчен Хәсән Сарьян аеруча кадерле кеше. Алар Х. Сәрьян Уфада яшәгән вакытта бергә аралашып, эч серләре белән бүлешеп яшәгәннәр. Шуңа күрә дә Әхәт аганың башкаларга Хәсән дусты турында сөйләр сүзләре күп.

- Эштә очрашудан тыш, без Хәсән белән үзара кунакка да йөрешә торган идек, – дип хәтерли Ә.Нигъмәтуллин. – Хәсән дус милләтләр, телләр язмышы турында сөйләргә ярата иде. Татар теленең рус теле элементлары белән чүпләнүен авыр кичерә, милли тел сафлыгы өчен хәстәрлекләр күрә иде. Аңлашыла ки, аның бу эшчәнлеген милләтчелек дип аңлаучылар, аның турында җәмәгатьчелектә тискәре фикер тудырырга теләүчеләр җитәрлек булды. Шактый озак һәм газаплы кичерешләрдән соң, үзе бик китәргә теләмәсә дә, Уфадан күченеп китәргә мәҗбүр булды Хәсән дус. Әмма ул, бәхеткә, Казанда да югалып калмады. Киресенчә, икенче сулыш алып иҗат итте, мөгаллимлек кылды, гыйльми хезмәтләр язды һәм лаеклы бәясен алды. Аның үзе исән чагында ук дөнья күргән җиде китабы татар прозасында яңа сүз, үзенчәлекле дөнья булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100