news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәсән Идиятуллин: Рөстәм Миңнеханов - бөтендөнья татарлары Президенты

Башкортстаннан бүләккә китерелгән токымлы айгырны Рөстәм Миңнеханов кабул итеп алды.

Хәсән Идиятуллин: Рөстәм Миңнеханов - бөтендөнья татарлары Президенты
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында, эшкуарлардан беренче булып, Башкортстан районы Иглин районы фермерлык хуҗалыгы рәисе Хәсән Идиятуллин чыгыш ясады. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләтәшләребезнең Президенты дип атады. "Нигә безнең президентыбыз бар, чөнки без татар", - ди ул. Хәсән Идиятуллин Казанга Бөтенроссия җыенына Башкортстаннан 76 делегат килүен билгеләп үтеп, Башкортстанда яшәүче татарлар исеменнән Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. 

Эшмәкәр кичә Татарстанның Балтач районына барганнарын, район хакимияте башлыгының җылы мөнәсәбәтен, кунакчыллыгын билгеләп узды. Үзләрен милли киемле кызлар, тальянда уйнап җырлаучылар каршы алганын әйтте. "Милләттәшләребезне күрдек, шатландык. Тырышалар егетләр", - диде. 


Аннан Хәсән Идиятуллин фермер хуҗалыгы турында сөйләп үтте. Эшмәкәр үзенә "ат җене" кагылганын, менә инде 55 ел ат яныннан китә алмавы турында әйтте. Моннан тыш ул боланнар, кош-корт та тота икән. Хәсән Идиятуллин бүләккә 5 яшьлек татар токымлы айгыр һәм шушы ат төшерелгән картина алып килгән. "Татар аты - эш аты. Татар атының башлангычы шушы айгырдан булыр", - диде. Бүләкне Рөстәм Миңнеханов кабул итеп алды.

Хәсән Идиятуллин, шулай ук,  Рөстәм Миңнехановны, Ринат Закировны 1 нче июльдә узачак Сабан туе бәйрәменә чакырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100