news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөррият авылында ютазылылар чаңгыга басты

Спортчыларга дипломнар тапшырылды.

(Ютазы, 13 март, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы Хөррият авылында урнашкан Дубравушка ял лагерында хатын-кызлар советы инициативасы белән оештырылган күңелле ял итү чарасы узды.

Кышның соңгы көннәрен әрәмгә уздырмыйча районыбызның барлык авылларыннан килгән хатын-кызлар, балалар һәм ир-атлар бу көнне чаңгыга басты. Районның хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова ярыш башланыр алдыннан барлык катнашучыларга да уңышлар теләде:

- Бүген көн шундый матур, барлык катнашучыларга да уңышлар телим. Иң мөһиме җиңү түгел, ә үзеңә күңел күтәренкелеге, уңай энергия җыеп кайту. Бүген һәрберегез җиңүче, дип теләкләр теләде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова чаңгычыларны сәламләп, аларга старт бирде. Төрле яшь аралыгында ярышкан чаңгычылар бер тапкыр әйләнеп килергә тиеш иделәр. Шунысы куанычлы, энергияләре ташып торган яшь катнашучылар белән беррәттән, инде озак еллар лаеклы ялда булган спортчыларыбыз да бар иде.

Ярышлар тәмамлангач, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Альбина Кирсанова спортчыларны тәбрик итеп, аларның һәрберсенә дипломнар тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot