news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби училищеда белем алучы Илсаф Нуриев Балтачның Көшкәтбаш авылына каникулга кайткан

Ул кайбер сыйныфларда «Тормыш дәресләре» кысаларында чараларда катнашты.

(Балтач, 28 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт», «Бәхетле балачак»). Шушы көннәрдә Балтач районы Түнтәр мәктәбендә үткән уку елында мәктәбебезне тәмамлаган Илсаф Нуриев кунакта булды.

Илсаф Көшкәтбашта туып-үскән егет. Ул Рязань шәһәрендәге В.Ф.Маргелов исемен йөртүче хәрби уку йортында (Рязанское высшее воздушно-десантное командное училище имени генерала армии В.Ф.Маргелова) белем ала.

Илсаф Нуриев кайбер сыйныфларда «Тормыш дәресләре» кысаларында чараларда катнашты. Әлеге уку йортындагы уку шартлары белән таныштырды. Керү имтиханнары хакында мәгълүмат бирде. Кайбер сорауларга «Хәрби сер» дип, җавап та бирми калдырды. Илсаф җиде тапкыр парашюттан сикергән. Анда уку өчен физик яктан бик чыныккан булырга кирәклегенә басым ясады.

Илсаф мәктәптә укыганда районыбызның Норма мәктәбе базасында оештырылган «Аэроплан» түгәрәгенә йөрде. Мәктәптә хәрби-спорт ярышларында актив катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100