news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби-спорт уенының зона этабында Актаныш кадет мәктәбе беренче урын алды

Кадетлар дипломнарга, кубокка ия булдылар һәм февральдә узачак финал ярышына юллама алдылар.

Хәрби-спорт уенының зона этабында Актаныш кадет мәктәбе беренче урын алды

(Актаныш, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары").10 сентябрьдә Казан шәһәренең "Патриот" хәрби әзерлек үзәгендә “Яшь армиячеләр, алга!”дип аталган хәрби-спорт уенының зона этабы  узды. Зона этабында Актаныш кадет мәктәбе беренче урын алды. Бу турыда Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәгехәбәр итә.

Хәрби-патриотик эшләр буенча директор урынбасары Фарухшин Дамир җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы әлеге уенда катнашып, беренче урын яулады. Кадетлар республика яшьләрен хәрби хезмәткә әзерләү буенча Татарстанның төп үзәге булган “Патриот” оешмасы директоры Д.К. Литвинов имзалаган дипломнарга, кубокка ия булдылар һәм февральдә узачак финал ярышына юллама алдылар.

Команда хәрби әзерлек буенча – I урын, АК-74 автоматын сүтеп-җыюда – III урын, теория буенча – I урын, cтрой белән йөрүдә – I урын, ераклыкка граната ыргытуда – I урын, тартылу буенча – I урын, 60 метрга йөгерүдә – II урын, хәрби-тактик уенда I урын яулады.

Команда составында Фарухшин Нияз, Зянгиров Радик, Даянов Илнар, Исанов Вадим, Салихов Мансур, Николаев Станислав, Данилова Валерия, Гиндуллина Ралина, Чичков Егор, Мөхәмәтдинов Данил чыгыш ясадылар, хәрби әзерлек, спорт буенча югары дәрәҗәдә әзерлекләрен күрсәттеләр.

 Бу ярышка укучыларны әзерләүдә кадет интернат-мәктәбе директорының хәрби-патриотик тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәрухшин Дамир, физик әзерлек буенча инструктор Әхмәров Ленар, “Россия тарихы битләреннән” номинациясенә әзерләүче тарих укытучысы Авзалов Радиславның өлеше зур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100