news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрби-кыр хирургы Татьяна Андреевна Емелина 95 яшьлеген билгеләп үтә

Кичә Казан медицина көллиятендә аны хөрмәтләү тантанасы булган

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә Казан медицина көллиятендә хәрби-кыр хирургы Татьяна Андреевна Емелинаны хөрмәтләү тантанасы узды. Кичә аңа 95 яшь тулган. Легендар юбилярны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Министрлар Кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова, ТР ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков һәм башкалар котлады, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.

Татьяна Андреевна Емелина 1921 нче елның 25 нче гыйнварында Биектау районы Чыпчык авылында дөньяга килгән. Балачагы һәм яшьлеге авыр шартларда уза. Әтисе Казанда Дары заводында эшли, әнисе 13 бала таба, Татьяна Емелина 5нчесе була. 1937 нче елда әтиләре кинәт үлеп китә. Үлеменә кадәр әтисе аның мәктәптән соң медицина институтына барып укуын үтенгән, киләчәктә табип булып, кешеләр гомерен коткаруын теләгән.

1938 нче елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Татьяна Емелина Казан дәүләт медицина университетына укырга керә. Вузда укыган вакытта, Киров районы 3 нче балалар хастаханәсендә өйгә килеп медицина ярдәм күрсәтүче шәфкать туташы булып эшләгән. 1942 нче елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Хәрби-кыр хирургы сыйфатында хезмәт итә. Ленинград янында барган бәрелешләрдә, Курск дугасы сугышында, Украинаны, Молдавияне, Румынияне, Польша һәм Алманияне азат итүдә катнаша. Татьяна Емелина – медицина хезмәтенең отставкадагы подполковнигы. Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр, шул исәптән “Ленинград оборонасы өчен” медале, белән бүләкләнгән. Югары баш командующийдан 12 Рәхмәт хаты алган.

Тыныч тормышта үзен тәҗрибәле, һөнәренә тугры белгеч, таләпчән, булдыклы җитәкче итеп күрсәткән. Ул Казанның 3 нче шәһәр балалар хастаханәсендә участок педиатры, аннан балалар консультациясе мөдире һәм, ниһаять, шушы хастаханәнең баш табибы булып эшләгән. Параллель рәвештә, республиканың баш педиатры вазифаларын да башкарган. 1959 нчы елда ТАССР сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләнгән. 1966 нчы елда Татьяна Андреевна 15 нче шәһәр клиник хастаханәсенең балалар бүлеге мөдире вазифасына күчә. 1970 нче елда Шәһәр санитария белеме йорты баш табибы итеп билгеләнә, анда 1976 нчы елга кадәр эшли.

Хезмәт эшчәнлеген тәмамлагач та, күп еллап ветераннар хәрәкәтендә актив катнаша, иҗтимагый эш белән шөгыльләнә.

Татьяна Емелина исеме “Россиянең иң яхшы кешеләре” энциклопедиясенә һәм Казанның Мактау китабына кертелгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot