news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрби курсантларга дин әһелләре белән очрашулар оештырылачак

Дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз Сабиров Казан югары хәрби команда училищесы җитәкчесе Владимир Майстренко белән хезмәттәшлек итү турында сөйләшкән.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Казан югары хәрби команда училищесы курсантларына әхлакый тәрбия бирү максатларыннан дин әһелләре белән очрашулар оештырырга, фильмнар күрсәтергә җыена, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Казан югары хәрби команда училищесы җитәкчесе Владимир Майстренко белән очрашып хезмәттәшлек итү турында сөйләшкән. Уку йорты җитәкчесе дин әһелләренең әлеге башлангычын хуплап, һәр яклап ярдәм итәргә әзер булуын белдергән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot