news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрби корреспондент Марат Мусин вафат

Марат Мусин ANNA-News мәгълүмат агентлыгына нигез салучы һәм җитәкчесе иде.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Узган ялларда 59 яшендә хәрби корреспондент, көнчыгышны өйрәнүче, политолог, икътисад фәннәре докторы, профессор Марат Мусин вафат булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.

Журналист Казанда хәрби-спорт оешмалары һәм кадет корпусларының “Союз-2018 — Җиңү варислары” җыены вакытында вафат булган.

  • Марат Мусин ANNA-News мәгълүмат агентлыгына нигез салучы һәм җитәкчесе иде.

"Марат Мусин зур булмаган яңалык агентлыгыннан талантлы хәрби корреспондентларны җыйган структура булдырды. Хәрби хәрәкәт зоналарында Мусин үзе дә хезмәттәшләре белән була, алар белән бергә тормышын куркыныч астына куя иде. Марат Мусин Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә төзелгән Медиаклуб очрашуларында катнашучы да иде", диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot