Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәрби коммисариат һәм ТРда кеше хокукларын яклау вәкилләре "кайнар линия" оештыра
Көзге чакырылышта алар Татарстан егетләре хезмәт иткән 6 хәрби частькә барачак
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТРда кеше хокуклары буенча вәкәләтле Сәрия Сабурская әйтүенчә, ТР да кеше хокукларын яклау оешмасы 4 ел эчендә хәрби хезмәткә алынырга мөмкин булган 10 меңнән артык мәктәп укучысы белән очрашулар уздырып, хәрби хезмәт, хезмәт итү вакытында килеп туган мәсьәләләр хакында сөйләшүләр алып барган. Бу эш хәзерге уку елында да дәвам итә һәм кеше хокукларын яклау вәкилләре республиканың 6 муниципаль районында мондый аңлату эшләре алып барырга да өлгергән инде.
Шулай ук, кеше хокуклары буенча вәкилләр хәрби хезмәткә алынучыларны хәрби частьләргә озату белән дә шөгыльләнә. Бу чакырылышта шундый 6 частькә сәфәр бару ниятләнә. Болар арасында Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Хабаровск крае һ.б. хәрби частьләр бар.
Аның сүзләренчә, хәрби хезмәткә чакырылучыларның һәркайсына белешмә материал алу өчен буклетлар таратыла: анда, хәрби хезмәт үтәгәндә кыен мәсьәләләр килеп туган очракта кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлеге аңлатып язылган, телефоннар күрсәтелгән. Быел буклетлар 8 мең тираж белән бастырылган.
21 ноябрь көнне исә хәрби коммисариат һәм ТРда кеше хокукларын яклау вәкилләре тарафыннан "кайнар линия" оештырыла. Аңа (843) 236-41-80 телефоны буенча эш көне дәвамында шалтыратырга мөмкин. Май аенда узган шундый акция вакытында аларга 800 дән артык мөрәҗәгать булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз