news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби комиссар солдатлар турында: «Сугышка китмиләр бит» — «Ватаным Татарстан»

2020 елгы көзге чакырылыш нәтиҗәләре буенча, Татарстанда армия хезмәтеннән качып котылырга теләүчеләргә 84 җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Чулпан Гарифуллина). 1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу юлы да – коронавируслы шартларда.

Егетләрне җыелу пунктыннан хезмәт урыннарына җибәрү апрель азагыннан башланачак. Татарстанның хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин язгы чакырылыш вакытында нәрсәгә игътибар биреләчәге турында сөйләде. Быел да, былтыргы кебек үк, саклану һәм куркынычсызлык чаралары үтәләчәк дип ышандыралар.

– Хәрби хезмәт урыннарына бары тик коронавируска тискәре тестлары булганнарны гына җибәрәбез. Тестны егетләр җыелу пунктында да, хәрби частьта да тапшырачак. Тест уңай булса, булачак солдат хастаханәгә озатылачак. Терелеп чыккач, хезмәт урынына киләчәк, – диде Сергей Погодин.

Җыелу пунктларына да, солдатларны озату урыннарына да әти-әни, дус-туган, сөйгән ярларны кертмәячәкләр. «Егетләр сугышка китми, азрак сабыр итеп торырбыз. Куркынычсызлык өчен шулай эшләнә. Бер тапкыр жәлләрбез дә, аннан бу бик кыйммәткә төшәргә мөмкин», – диде хәрби комиссар. Солдатлар ант биргәндә, 23 февраль көнендә исә, саклану таләпләрен үтәп, частьларга килү рөхсәт ителә. Шулай да, коронавируслы вазгыять үзгәреп тора: төбәкләрдәге хәлләр аерылырга мөмкин.

Аның сүзләренчә, булачак солдатлар частька алдан ук дизенфекцияләнгән аерым вагонда озатылачак. Килеп урнашкач та, егетләрне ике атналык карантин көтә.

Хәрбиләргә махсус несессерлар биреләчәк. Анда кирәк-яраклар белән антисептиклар да бар.

Язгы чакырылыш вакцина ясату чорына туры килде. Сергей Погодин әйтүенчә, хәрби комиссариат хезмәткәрләре арасында прививка кадату бара инде. Егетләргә исә хезмәт урыннарына киткәнче вакцина ясату мәҗбүри түгел.

– Без ясатырга киңәш итәбез. Хәрби частька килеп җитүгә, сәламәтлекләре буенча рөхсәт ителсә, вакцина һәркемгә ясалачак, – дип аңлатты генерал-майор.

САН

Россиядә хәрби хезмәткә 1994–2003 елгы ир-егетләр чакырулы. Бу – барлыгы 135 мең кеше. Татарстанда хәрби комиссариатка 16 мең егет чакырулы. 3 меңе армия сафларына җибәреләчәк.

Хәрби диңгез флотында хезмәткә яраклы дип табылганнарның – 12, Коры җир гаскәрендә – 45, Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрендә – 11, Һава-десант гаскәрендә – 7, Милли гвардиядә – 10, Һава-космик көчләрдә – 11, башка төр хәрби бүлекләрдә 4 процент солдат бурычын үтәячәк. Альтернатив хезмәткә 30дан артык кеше җибәреләчәк.

2020 елгы көзге чакырылыш нәтиҗәләре буенча, Татарстанда армия хезмәтеннән качып котылырга теләүчеләргә 84 җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100