news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрби хезмәттән качып йөргән егеткә Әлмәт суды штраф салган

Аны ике елдан бирле хәрби комиссариатка чакырталар

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Армиядән качып йөргән 20 яшьлек егеткә карата Әлмәт суды хөкем карары чыгарды.

Егетне 2012 елның апреленнән бирле хәрби комиссариатка чакырталар. Тик ул аларның берсенә дә җавап бирми, ягъни хәрби комиссариатка бармый. Килмәвенең сәбәбен дә аңлата алмый. Суд аны хәрби хезмәткә чакыртылудан белә торып качып йөри дип тапкан һәм җәза рәвешендә дәүләт файдасына 30 мең сум штраф салган, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot