Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хәрби хезмәттән качучылар саны кимегән
Хәрби хезмәттән качучыларга штрафлар салына, кисәтүләр ясала.
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Хәрби хезмәттән качучылар саны елдан-ел кими. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетындагы брифингта Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде.
“Хәрби хезмәттән качучылар елдан-ел кими. Без бу сәясәтне 18-27 яшьтәге кешеләр хәрби хезмәтләрен үтәрлек итеп алып барабыз”, - диде Сергей Погодин. Аның әйтүенчә, хәрби хезмәттән качучыларга кисәтүләр ясыйлар, штраф салалар, кайбер очракларда катгый чаралар кулланалар.
“Хәзер кешеләр хәрби хезмәтне үтәүнең кирәклеген аңлыйлар”, - диде Сергей Погодин.
- Армиягә көзге чакырылыш Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр башкарылачак. Хезмәт срогы үзгәрешсез - бер ел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз