news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнарга армиягә бару хокукы бирелде

Федераль закон 1 сентябрьдән үз көченә кергән.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Кайбер гражданнар хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителү хокукыннан баш тарта ала. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетындагы брифингта Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде.

"Быелгы чакырылышның үзенчәлеге - 2019 елның 1 сентябреннән 98 номерлы федераль закон үз көченә керү сәбәпле, билгеле бер гражданнар, чакыру комиссиясенә гариза бирү юлы белән, хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителү яисә хәрби хезмәткә чакырылуны кичектерү хокукыннан баш тартып, хәрби хезмәткә китә ала", - диде Сергей Погодин.

Моңарчы 1998 елның 28 мартында кабул ителгән №58 “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт” турындагы Федераль канун нигезендә берничә категория гражданның армиягә бармау яки хәрби хезмәткә чакырылуда кичектерү алу хокукы бар иде: сәламәтлеге начар булганнар; уку йортында белем алучылар; ир туганы хәрби хезмәттә булганда вафат булганнарның (армиядә чагында сәламәтлеге начараю сәбәпле вафат булганнар да керә) туганнары.

“Мәсәлән, урта профессиональ белем алу йортында, югары уку йортында белем алу сәбәпле хәрби хезмәте кичектерелгән кеше, гариза язып, хәрби хезмәткә бара ала. Яки мисал өчен, гаиләдә 2 бертуган малай бар, ди. Берсе үлеп китсә, икенчесе армия хезмәтеннән азат ителә. Хәзер бу кешеләр гариза язып, армиядә хезмәт итә ала. Әтисе үлгән очракта да”, - дип аңлатты Сергей Погодин.

  • Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр башкарылачак. Хезмәт срогы үзгәрешсез - бер ел. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100