news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәттә булмаучылар да бүләккә лаек - депутат Рафил Ногманов

Начар заманнар килсә, сугышка бөтенесе дә барачак, ди ул.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Хәрби хезмәттә булмаганнар да 23 февраль- Ватанны саклаучылар көнендә бүләккә лаек. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, генерал Рафил Ногманов шундый фикердә. Бу хакта ул бүген "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында күрсәтелә торган "Таяну ноктасы" тапшыруында җиткерде.

"Ходай сакласын, начар заманнар килсә, сугышка бөтенесе дә барачак. Кешенең хәрби хезмәттә ни сәбәпле булмавын да карарга кирәк. Кемдер авыру, икенче берәү укыган яки берәр җиргә киткән. Аларның барысын да хөкүмәткә кирәкмәгән кеше итеп карарга ярамый. Хәзер хатын-кызларның да күбесе армиядә хезмәт итә. Аларны да бүләксез калдыру ярамый", - дип саный депутат. 

Рафил Ногманов: "Дәүләт гражданин өчен бер ни дә эшләми дип әйтеп булмый. Яхшы чак бар, кыен чак бар", - дип белдерде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100