news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәрби хезмәттә Башкортстан егете гомере өзелде
Башкортстаннан Санкт-Петербургка хәрби хезмәткә чакырылган татар егете Артур Каюмовның фаҗигале үлеме турында хәбәр алынды
Скопировать ссылку
(Уфа, 9 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаннан Санкт-Петербургка хәрби хезмәткә чакырылган татар егете Артур Каюмовның фаҗигале үлеме турында хәбәр алынды. Әлеге кайгы узган җомга көнне үк булса да, аның хакында Уфага кичә генә хәбәр иттеләр.
Артур Каюмов биредә үзенең бертуган энесе Альберт белән бергә “Вице-адмирал Кулаков” корабында хезмәт итә. Узган җомга көнне анда, төзекләндерү эшләре барганда, янгын чыга. Ут кабынуга эретеп ябештерү вакытында очкан очкыннар сәбәпче була. Очкыннар корабның матраслар һәм башка урын-җир әйберләре яткан аскы өлешенә эләгә һәм аны, күз ачып йомганчы, ялкын ялмап ала.
Янгынны сүндерергә 21 яшьлек матрос Артур Каюмовны төшереп җибәрәләр. Әмма, противогазы төзек булмыймы, якташыбыз төтенгә тончыга. Аны коткарырга энесе Альберт ашыга. Әмма ул да төтенгә тончыга башлый. Шуннан соң гына, башка матрослар, аларның икесен дә өскә күтәреп чыгара һәм дәваханәгә озата. Кызганычка каршы, Артур Каюмовны коткару мөмкин булмый инде. Ә Альберт әле дә хәрби госпитальдә кала. Нәкъ менә ул Уфадагы әти-әнисенә телефоннан хәбәр итә дә инде. Бары тик шуннан соң гына, хәрби җитәкчеләрдән ата-анага кайгы уртаклашу хаты килеп төшә.
Артур белән Альберт хәрби хезмәткә ярты ел элек кенә чакырылган була. Ничә көн үтсә дә, Артурның гәүдәсен әле дә Уфага кайтармадылар. Аның әнисе Лина ханым да бу кайгылы хәбәрне башта бары тик интернеттан укып белүен генә әйтә. “Хәрби җитәкчеләрнең ваемсызлыгына исең китәрлек, нәфрәтем җитми аларга”, - ди ул.
Артурның башка туганнары исә шундый ут эченә берүзен генә төшереп җибәргән хәрби түрәләргә ачуын яшерми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2