news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәткәрләр өчен смартфон куллануда чикләүләр кертелде

Бу чикләү хәрби хезмәт дәвамында һәм хезмәт бурычын үтәгәндә гамәлдә булачак.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткәрләргә үзләре һәм иптәшләре турындагы мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларына  бирүне һәм интернетка таратуны тыя торган закон имзалады. Чикләүләр мәгълүмат таратырга мөмкинлек бирә торган техник җайланмалар - смартфоннар куллануга да кагыла.  Бу турыда ТАСС яза.

Ведомствоны, частьны билгеләү мөмкинлеге бирә торган яки хезмәт итү урынын ачыклый торган мәгълүмат тарату да тыела.

Закон буенча, хәрбиләр хезмәттә булганда электрон приборлар яки интернет ярдәмендә аудио- фото-, видеоматериаллар һәм геолокация мәгълүматларын тарату мөмкинлеге бирә торган техник чаралар кулланмаска тиеш. Бу урында сүз телефон, планшет, навигатор, видеотеркәү, мәгълүмат йөртү чаралары турында бара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге чикләүләр хәрби хезмәт дәвамында һәм хезмәт бурычын үтәгәндә гамәлдә булачак.

«Бу норма хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге яки хәрби часть һәм оешма эшчәнлеге белән бәйле мәгълүматны таратуны чикләүгә генә кагыла», - диелгән законның аңлатма документында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100