news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәткә кагылышлы сорауларны җиткерү өчен кайнар линия эшли

Хәрби комиссариаты вәкилләренә сорауларны бүген җиткерергә мөмкин.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Казанда бүген хәрби хезмәткә кагылышлы сорауларны җиткерү өчен кайнар линия эшли. Сорауларга Татарстанның хәрби комиссариаты вәкилләре җавап бирәчәк.
 
"Россия Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсендә хәрби хезмәткә чакырылу, контракт буенча хезмәт итү, чакырылучылар белән мораль-психологик һәм мәгълүмати эш буенча кайнар линия оештырылачак", – дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.
 
Кайнар линия телефоны – (843) 221-80-38. Әлеге номер буенча 10.00-13.00 сәгатьтләрдә элемтәгә керергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100