news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәткә "блатной"ларны гына алалармы дип килүче әти-әниләр күбәйде - комиссариат

Арча һәм Әтнә районнарында хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр юк, ди хәрби комиссар Алмаз Борһанов.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Хәрби хезмәткә "блатной"ларны гына алалармы әллә дип килүче әти-әниләр күбәйде, ди ТР Хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комисары Алмаз Борһанов. Бу хакта ул бүген "Татарстан- яңа гасыр" телеканалында бара торган "Таяну ноктасы" тапшыруында белдерле.

"Безнең районнарда хәрби хезмәттән качып йөрүче егетләр юк. Күп еллар дәвамында республикадан куелган планны үтәп барабыз. Уку белән бәйле рәвештә яки гаиләдә кыенлыклар килеп туганда, улларының хәрби хезмәткә баруын ярты елга кичектерүне сорап килүче әти-әниләр бар", - ди ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100