news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәт – Аллаһка хезмәт итү ул – Тимергали хәзрәт Юлдашев

Бүген Казанда 53 егетне хәрби хезмәткә озаттылар.

Хәрби хезмәт – Аллаһка хезмәт итү ул – Тимергали хәзрәт Юлдашев
Ильнар Тухбатов

 (Казан, 18 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген “Патриот” спорт-патриотлык үзәгендә бер төркем солдатларны хәрби хезмәткә озату кичәсе булды. Анда республика комиссары Сергей Погодин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, генерал-майор Әхәт Юлдашев, дин әһелләре һ.б. катнашты. Алар булачак солдатларга нык ихтыяр көче, җиңел хезмәт теләде.

“Хәрби хезмәт – Аллаһка хезмәт итү ул”, – диде ТР Диния нәзарәтенең Дәгъват бүлеге баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев. – Һәр кылган гамәлегезне “бисмилла” әйтеп башлагыз, шул чакта юлыгыз уң булыр. Татарстан хәрби комиссаритында да, җыелу пунктларында да намаз уку бүлмәләре бар. Анда кереп намаз укый, үзегез белгән догаларны кыла аласыз. Намаз күңелләрне дәвалый, тынычландыра. Хәрби частьларда берәү дә намаз укыма, дип әйтми. Без – мөселманнар, Россиянең иң мөһим өлешләренең берсе. Без Татарстаныбызның, Россиянең үсү дәрәҗәсенә зур өлеш кертәбез.
Сезгә исә хәерле юл телим. Армиядә булган хезмәтләрегез Татарстанга дан булып кайтсын, Россиягә бер шөһрәт булсын”, - дип тәмамлады сүзен хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100