news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаганнан, машиналар үлемгә китергән

9 ноябрьдә Әлки белән Чаллыда шундый очраклар булган

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Алексеевск – Высокий Колок машина юлының 86 нчы чакрымында (Әлки районы турысы) 9 ноябрь иртәсе «ВАЗ-2110» автомобиле өчен фаҗига белән тәмамланган. Машина белән идарә иткән 1964 елгы зат үзеннән алда барган «КамАЗ»га (йөртүчесе 1971 елгы) иртәнге 9 тулганда зур тизлектә килеп бәрелгән. Шушы бәрелүдән «ВАЗ» рулендәге кеше мәңгелеккә күзләрен йомган.

 Шул ук көнне кичке 6 тулганда Чаллының Казан тракты буйлап барган   «Шевроле Лацетти» белән идарә итүче 1954 елгы зат, алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаган, нәтиҗәдә, җәяүлене таптаткан. Юл аша тиешсез урыннан чыгып барган 1939 елгы хатын-кыз, бәрдерү нәтиҗәсендә, шушы ук юнәлештә барган «ГАЗ-2703» машинасы (рульдәгесе 1971 елгы) астына очып төшкән һәм шушында җан биргән.

 Татарстан ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, ноябрьнең 8 көнендә республика юлларында 114 транспорт һәлакәте булган, шулар нәтиҗәсендә 12 кеше үлгән һәм 147сенең тәне имгәнгән-җәрәхәтләнгән.         

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100