news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәния янә Казан сәхнәсендә

Хәния янә Казан сәхнәсендә

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһирова үзенең февраль аенда булачак концертлары уңаеннан журналистлар өчен матбугат конференциясе уздырды. Җырчының Казандагы быелгы концертлары «УНИКС» концерт залында февральдә булачак.

Казан тамашачысы белән Хәния Фәрхи инде ике ел очрашмаган иде. Бу вакыт аралыгын җырчы үзенең татарлар күпләп яшәгән чит төбәкләргә гастрольләргә чыгуы һәм иҗат географиясенең елдан-ел киңәя баруы белән аңлатты. Хәния ханымның яңа программасына килгәндә, ул аны артык ачып салмады. Тамашачы өчен яңалык булырдай әйбер, ягъни концертның ниндидер үзенчәлеге булырга тиеш, дип, үз фикерен белдерде җырчы.

Конференциядә бүгенге татар эстрадасы, аның торышы һәм дә инде Хәния ханымның киләчәккә иҗат планнары турында да сүз барды. Журналистларны кызыксындырган сорау – аның яшь җырчыларга карата мөнәсәбәте иде. «Һәркемнең үз тавышы, үз моңы. Әгәр алар бүген сәхнәгә менгән икән, киләчәктә югарырак менү һәм үз тамашачысын булдыру өчен бары тырышлык кына кирәк. Чөнки бүгенге көндә алар өчен бар да эшләнә», - диде җырчы.

Х.Фәрхи сәхнәдә инде уналты ел. Бүгенге көндә җырчы күп кенә танылган композиторлар белән хезмәттәшлек итә. Алар арасында Урал Рәшитов, Илгиз Закиров, Чулпан Зиннәтуллина һ.б. бар. Күптән түгел җырчының «Бу дөньяда сөю бар әле» дип исемләнгән аудио һәм видеоязмалары да дөнья күрде. Анда җырчының соңгы еллардагы кайбер җырлары белән бергә яңа иҗат җимешләре дә урын алган.

Иртәгә исә җырчы янә гастрольләргә китә. Бу юлы ул туган төбәге Башкортстанга юл алачак. Апрель аенда Хәния Фәрхи исә Санкт-Петербург тамашачысын моңлы тавышы белән сөендерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100