news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәния Фәрхине тамашачылары флешмоб белән искә алачак

Танылган җырчы Хәния Фәрхи арабыздан киткәнгә 7 сентябрьдә 40 көн тула.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Танылган җырчы Хәния Фәрхи арабыздан киткәнгә 7 сентябрьдә 40 көн тула. Шул уңайдан, атказанган артистны тамашачылары флешмоб белән искә алачак. Алар барысы бергә "Əлдермешкә кайтам әле" җырын башкарачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручыларның берсе Ринат Шәяхмәтов хәбәр итте.

"Флешмоб 7 сентябрь көнне 18.00 сәгатьтә Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында узачак. Атна уртасы булуга да карамастан, Хәния Фәрхинең кызы Алсу белән нәкъ шул көнне үткәрергә булдык. Баштан Əлдермеш авылында үткәрербез дигән идек. Əмма анда күп кеше бара алмаячак. Шуңа Камал театры янын сайладык", - диде Ринат. Аның сүзләренчә, театр каршына ничә кеше килүгә дә карамастан, флешмоб барыбер узачак.

Мәгълүм булганча, быел май аенда 57 яшен тутырган җырчы туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, 27 июль көнне йөрәк өянәгеннән вафат була. 28 июльдә Тәтешле районында да хушлашу чарасы оештырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100