news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәния Фәрхинең Мәскәү концерты үзе исән чагында планлаштырылган иде – оештыручылар

Мәскәүдә Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине искә алу кичәсе үтәчәк.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине искә алу кичәсе Мәскәүдә – данлыклы “Космос” концертлар залында үтәчәк. Афишалары әзер. Билетлар сатуда. Хәтер кичәсе, Казанның Филармония залындагы кебек, “Истә калсын!” исеме белән үткәрелә. Ул 4 ноябрьгә планлаштырылган. Әлегә концертта кемнәр катнашачыны билгеле түгел.

Оештыручылар әлеге концертның яз көне Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең үзе белән үткәрелергә тиешлеген, шул вакыт ук планга кертелүен әйтәләр. Казанда сентябрь аенда үткән концертлар вакытында Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов: “Хәния апа үзе әле ноябрь аенда Мәскәүгә барып килик дип сораган иде. Планнар да бар иде, – дигән иде. – Габделхәй абый әйтсә, гаиләсе әйтсә, мин һәрвакыт әзер”, – дип сөйләгән иде.

Габделхәй Биктаһиров Мәскәү концертлары турында әлеге артыгын әйтә алмады. “Минем бу концертларга катнашым юк, халык сорый, дип миннән сорадылар” , – диде ул. Габделхәй Биктаһиров “Бәйрәм” ансамбленең дә катнашу мөмкинлеген, ә менә Алия мәсьәләсендә эшнең катлаулырак торуын әйтте. “Әле аның белән сөйләшмәгән, аны алып чыгып булмастыр”, – диде.

Искәртеп үтәбез, Хәния Фәрхинең “Бәйрәм” ансамбле егетләре Казанда узган хәтер концертлары вакытында “Татар-информ” хәбәрчесенә үз эшчәнлекләрен ансамбль буларак дәвам итү теләкләрен белдергән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100