news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәния Фәрхинең кызы Алия: Бүген әни гастрольләрнең берсенә генә китте. Ләкин мәңгегә...

Алия әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләрнең барчасына да рәхмәтен белдерде.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Хәния Фәрхинең кызы Алия җырчыны соңгы юлга озатырга килгән кешеләрнең барчасына да рәхмәтен белдерде.

"Әнием исеменнән барыгызга рәхмәт җиткерәм", – диде ул Камал театрындагы хушлашу чарасында

"Мин тугач, кечкенә, бер яшьлек чагымнан ук әни гастрольләргә чыгып китә иде. Йөрәге ничек түзгәндер. Әни гомер буе түземле булды. Мине дә түземле булырга өйрәтте. Мин аны көннәр, атналар, айлар буе да көтә идем. Бүген әни шул гастрольләрнең берсенә генә китте. Ләкин мәңгегә...." – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100