news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәния Фәрхинең каберенә таш куелды

Чарада җырчының якын дуслары, туганнары, җырчылар һәм Хәния Фәрхинең иҗатын яраткан тамашачылар катнашты.

Хәния Фәрхинең каберенә таш куелды
Рамиль Гали

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген, Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхинең вафатына бер ел тулган көнне, каберенә таш куелды.

Чарада Татар дәүләт филармониясе җитәкчесе Кадим Нуруллин, артистлар Зөһрә Шәрифуллина, Илсөя Бәдретдинова, Рамил Миндияр, ИлСаф катнашты. Зөһрә Шәрифуллина, артистлар исеменнән чыгыш ясап, "Хәния Фәрхи күңелебездә кояш кебек истә калачак. Ул үзе бәйрәм кебек иде", - диде ул, Хәния Фәрхинең иҗат төркеме "Бәйрәм" булуга ишарәләп.

Хәния Фәрхинең якын дусты Гөлназ Шәйхи Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты исеменнән чыгыш ясады. "Аннан да яхшы кеше юк. Булмагандыр да. Бер көн дә онытылганы юк", - диде ул. 

Чарага Хәния Фәрхинең кызлары Алия белән Алсу, ире Габделхәй, сеңлесе Фирүзә килгән иде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100