news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Хәния Фәрхинең иҗат төркеме Төмән тамашачылары белән очрашты

Төмәннең Тимеръюлчылар мәдәният сараенда популяр эстрада җырчысы Хәния Фәрхи төркеме өлкә буйлап үткәргән гастроленең йомгак концертын тәкъдим итте

(Төмән, 5 апрель, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Татарстан Республикасының халык артисты Хәния Фәрхи концертында Тимеръюлчылар мәдәният сараеның тамаша залы шыгрым тулы булды, районнардан килгән тамашачылар да шактый иде.
Төмәндә тукталганга кадәр, бу төркем өлкәнең төньягындагы Соргыт, Түбән Варта, Нефтеюган, Ноябрьск, Лангепас, Радужный, Когалым шәһәрләрендә Хәния Фәрхинең 20 еллык иҗатына багышланган, “Гомерләрне үлмәс җыр итеп” дигән программасын зур уңыш белән күрсәтеп кайтты. Шушы 20 ел аралыгында Хәния Фәрхи Себергә әледән-әле килеп торды, Төмән җиренең үз җырчысына әверлгәндәй булды.
Бу юлы Хәния Фәрхи үз иҗатының яңарып, балкып чәчәк атуын, болай да матур тавышының яңа бизәкләр белән баеганлыгын күрсәтте, тамашачыларны таң калдырды. Тавышы белән генә түгел, йөрәге белән җырлады ул бу килүендә, дип бәяләделәр тамашачылар аның чыгышын. Репертуарының чын милли моң белән сугарылган, тирән эчтәлекле, мәгънәле булуы да тамашачылар күңеленә моң белән бергә шифалы дәва булып иңде. Җырчының сәхнәдә үзен тыйнак, нәзакәтле тотуы, төрледән-төрле зәвыклы, зиннәтле сәхнә киемнәре, күңелгә үтеп керә торган җылы сүзләре тамашачыларны әсир итте, чын мәгънәсендә халык артисты, милләт җырчысы булып гәүдәләнде ул сәхнәдә.
Концертны язучы, юморист Марат Кәбиров уен-мәзәккә төреп алып барды. Яшь җырчы Фәннүр Мәҗитов башкарган җырлар да Хәния җырларына лаек булды. “Бәйрәм” балет ансамбле (Оля, Любовь, Айрат, Ленар) ялкынлы, күңелгә ятышлы биюләр бюелән бизәделәр концерт программасын, саксафончы Чулпан Әдиятуллина, аранжировка, клавишлы инструменлар остасы Рушан Йосыповлар Марсель Шәмсетдинов җитәкчелегендә концертның музыка бизәлешен җырчы тавышын басып китми торган йомшак, нәфис дулкында алып бардылар. Әйтергә кирәк, мондый зәвыклы музыка бизәлеше, ни кызганыч, һәр концертка да хас түгел. Әлеге концертның күңелгә ятышлы музыка бизәлеше өчен тамашачыга күренми калган тавыш режиссеры Алмаз Гафуровка да рәхмәтле булырга кирәк.
“Гомерләрне сүнмәс җыр итеп” дигән исемен тулысынча аклган концерт программасы белән бу төркемне Себергә Габделхәй Биктаһиров оештырып алып килгән.
Хәнияне иҗат юбилее белән котлау өчен, концер гастролен Төмәндә кабул иткән Фәрит Хәкимов сәхнәгә күптән түгел өлкә татарлары Конгрессы оештырып үткәргән “Себер йолдызы - 2010” һәм “Татар егете - 2010” бәйгеләренең финалында катнашкан егетләрне һәм кызларны алып чыкты. Яшьләр, зур чәчәкләр бәйләме бүләк итеп, ихлас күңелләреннән бик җылы котладылар сөекле җырчыбызны.
Яшьләр төркеменә концертка билетларны өлкә татарлары Конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров бүләк итеп алып бирде.
Менә мондый югары дәрәҗәдә үткән концертларның яшьләр күңелендә милли горурлык хисе тәрбияләвен, аларга милли асылыбызга кайту юлларын киңрәк ачуын истә тотып оештырдылар Ринат белән Фәрит Төмән яшьләренең Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһирова белән очрашуын.
Гомумән, шушы изге максаттан чыгып, Татарстанның күренекле артистлары белән яшьләрне очраштырып таныштыру традициягә кереп бара төбәгебездә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100