news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәния Фәрхинең "Бәйрәм" төркеме алга таба эшләячәк - ансамбль музыкантлары

Филармония концертлар залында Хәния Фәрхине искә алу концерты бара.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Бәйрәм" төркеме алга таба эшләячәк, әмма хәзер аның башка солисты була алмый. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Бәйрәм" төркеме алып баручысы Ленар Насыйров әйтте.
"Тик халык моны Хәния апа исеме артында акча эшлиләр дип уйламасын иде. Бу коммерция түгел. Без моны Хәния апаның җырлары мәңге яшәсен өчен эшлибез", - диде ул.

Ленар киләчәктә "Бәйрәм" төркеменең солисты Хәния Фәрхи кызы Алия булырга да мөмкинлеген әйтә. "Әмма әлегә Алия әзер түгел. Аның балалары бик кечкенә", - ди ул. Төркем әлегә Хәния Фәрхи җырларының аранжировкаларын яңартып, аны үзләре башкарырга җыена.

Искәртеп үтәбез: Тукай исемендәге филармония залында Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине искә алу концерты бара. Концертның икенче бүлегендә Хәния Фәрхинең олы кызы Алия дә җырлаячак.

"Татар-информ" концертны онлайн-трансляцияли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot