news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәния Фәрхигә кабер ташы җырчының туган көнендә куелачак

Ташның берничә варианты уйланылган. Аны халык сайлаячак.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Хәния Фәрхигә кабер ташы җырчының туган көне - 30 майда куелачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына җырчыны искә алу һәм вафатына 40 көн тулуга багышлап оештырылган кичәдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, кабер ташының берничә варианты уйланылган һәм кайсын куюны җырчының тамашачысы хәл итәчәк.

"Кабер ташы арзан әйбер түгел. Ул каберлек янындагы композиция буларак эшләнеләчәк. Шуңа да сентябрь аенда Хәния Фәрхи истәлегенә оештырылачак концертлардан җыелган акчаларны аның гаиләсенә тапшырачакбыз", - диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot