news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәния Фәрхи үзе үлгәннән соң Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты булды

Бүләкне җырчының бертуган сеңлесенә – Фирүзә Ибәтуллинага тапшырдылар.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Легендар җырчы, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи үзе үлгәннән соң 2016 ел өчен Әнгам Атнабаев исемендәге район премиясе лауреаты булды. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Бүләкне җырчының бертуган сеңлесенә – Фирүзә Ибәтуллинага тапшырдылар. Ул быел Хәния Фәрхи истәлегенә башкорт һәм татар җырын башкаручылар бәйгесен оештырырга ниятли.

2017 ел өчен Әнгам Атнабаев исемендәге премиягә «Илһам» халык театры режиссеры Фәрит Җиһангиров лаек булды.

Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга һәм Гаилә елына багышланган чаралар шагыйрьнең туган ягында – Башкортстанның Тәтешле районы Иске Күрдем авылында узды.

Бүген М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрында Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе була.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100