news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәния Фәрхи вафатына 40 көнне тамашачылары "Әлдермешкә кайтам әле" җыры белән билгеләп үтә

Татар эстрадасы йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген, ягъни 7 сентябрь көнне, 18.00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында танылган җырчы Хәния Фәрхи истәлегенә флешмоб оештырылачак. Анда катнашучылар барысы бергә “Әлдермеш” җырын башкарачак. 

Чараны оештыручыларның берсе Ринат Шәяхмәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, аңа социаль челтәрләрдә флешмобка бәйле бик күп сораулар юллыйлар, җырчының тамашачылары үз тәкъдимнәрен җиткерәләр.

Флешмобтан репортажны бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтыннан укырга  мөмкин булачак. Шулай ук сайт укучылары чарадан видеорепортаж да карый алачак. 

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи 29 июльдә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Татар эстрадасы йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Ул көнне театр бинасы хушлашырга килгән кешеләрнең барысын да сыйдыра алмады.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100