news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәния Фәрхи турында Чаллы драматургы китап язачак

Айгөл Әхмәтгалиева, Хәния Фәрхинең туган авылында ике көн булып, аның 87 яшьлек әнисе Фәния апа, балачак дуслары, сыйныфташлары белән очрашкан.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы драматургы Айгөл Әхмәтгалиева эстрада йолдызы Хәния Фәрхи турында китап язачак, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Бу юнәлештә эш башланган инде, китап 2018 елның маенда дөнья күрер, дип көтелә.

Айгөл Әхмәтгалиева сүзләренчә, Хәния Фәрхи - аның яраткан җырчысы, һәм ул, мәрхүмә артистка турында китап язуда катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп риза булган. Айгөл, Хәния Фәрхинең туган авылында ике көн булып, аның 87 яшьлек әнисе Фәния апа, балачак дуслары, сыйныфташлары, күршеләре белән очрашкан.

50дән артык кеше Айгөл Әхмәтгалиева белән җырчы турындагы хатирәләре белән уртаклашкан инде. Язучы әлеге китапка перинаталь үзәк табибы Әнисә Вәлиева һәм «Болгарлар» бию ансамбле оркестры музыканты Наил Мөхәммәтҗанов истәлекләрен дә кертәчәк.

Айгөл Әхмәтгалиева пьесалары буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр Чаллы, Уфа, Оренбург театрларында зур уңыш белән бара. Аның «Капка» хикәясе ТЮРКСОЙ Халыкара мәдәни оешмасы һәм Евразия Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган проза бәйгесендә икенче урынга лаек булды.

Шунысын да искәртик: 2017 елның 27 июлендә Хәния Фәрхинең йөрәге тибүдән туктады. 29 июльдә аны Камал театры бинасыннан соңгы юлга озаттылар. Җырчы Казанның Яңа Татар бистәсендә җирләнде. 23, 24, 25 сентябрь көннәрендә Хәния Фәрхи истәлегенә концертлар узды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100