Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәния Фәрхи Казанда җирләнәчәк
Бу хакта "Татар-информ"га җырчының тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров хәбәр итте.
(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи 29 июль көнне Казанда җирләнәчәк. Бу хакта "Татар-информ"га җырчының тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров хәбәр итте.
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи бүген, 27 июльдә, йөрәге тоту сәбәпле, туган ягында - Башкортстанның Тәтешле районында вафат булды.
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озату шимбә көнне, 29 июльдә, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Мәдәният министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Озатуның рәсми өлеше сәгать 10да башлана.
- Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.
- Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары - "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", Казан кичләре", "Кышкы чия".
Хәния Фәрхи белән хушлашу 29 июльдә булачак.
Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз