news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәния Фәрхи истәлегенә куела торган концерт көннәре арттырылган

Алдан билгеләнгән даталарга билетлар инде сатылып беткән.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Хәния Фәрхи истәлегенә куела торган концерт көннәре арттырылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына җырчыны искә алу һәм вафатына 40 көн тулуга багышлап оештырылган кичәдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин хәбәр итте.

"Халык Хәния Фәрхине яратты һәм бу хәзер дә күп нәрсәдә чагыла. Концертка билетлар сатылып бетте, шуңа да, тамашачының ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, концерт көннәрен арттырдык", - диде филармония җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, концертлар Хәния Фәрхи вафатына 57 нче көнне уздырыла башлый. Билгеле булганча, танылган артист 30 май көнне 57 яшьлеген билгеләп үткән иде һәм шул көнне филармониядә концерт бирде. Хәния Фәрхи, туган көненнән соң 57 көн үткәч, 27 июль көнне йөрәк өянәгеннән вафат булды. Концертны да шул сәбәпле вафатына 57 нче көндә уздырачаклар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100