news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концертларга билетлар калмаган диярлек

Билгеле булганча, мәдәни чаралар 24 һәм 25 сентябрь көннәрендә узачак.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Танылган җырчы Хәния Фәрхи истәлегенә багышлап уздырылачак концертларга билетлар калмаган диярлек. Бу хакта җырчының "Вконтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемендә мәгълүмат урнаштырылган.

Билгеле булганча, концертлар 24 һәм 25 сентябрь көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында узачак. 24 сентябрьдәге чарага билетлар инде сатылып беткән, 25 сентябрьдә балконда һәм арткы рәтләргә әлегә билетлар алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot