news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәния Фәрхи белән хушлашырга өлгермәүчеләрдән кызы Алия "Татар-информ" аша гафу үтенә

"Кайберләре әни белән саубуллаша алмадылар. Мин аларны күрдем. Бу хәл тамашачыларның күңелендә авыр тойгы булып калмасын иде", - диде Алия.

 (Казан, 1 август, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәева әнисен соңгы юлга озату чарасына килгән халыкка яраткан җырчылары белән хушлашырга мөмкинлек тудырылмаганы өчен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы аша гафу үтенә.

"Әни белән хушлашу чарасын оештыручылар кешенең шулкадәр күп булуын көтмәгән иде. Тамашачылардан гафу үтенәсе килә: кайберләре әни белән саубуллаша алмады, арада чәчәкләрен дә бирә алмаучылар булды, икенчеләре җиргә утырып калды. Мин аларны күрдем. Бу минем күңелемдә калды. Бу хәл тамашачыларның күңелендә авыр тойгы булып калмасын иде. Шулкадәр кешене оештыру физик яктан мөмкин түгел иде. Чөнки эссе дә булды, кешеләр аңнарын югалта башлады. Саубуллашу чарасын алга таба дәвам иткән булсалар, нәрсә килеп чыгасын чамалыйсыздыр инде. Мин, дөресен әйткәндә, кешеләр егыла башлар, дип куркып утырдым. Аллам сакласын, этеш-төртеш башланмасын, дип теләдем. Шуңа күрә без аны тиз генә тәмамладык. Әни белән саубуллашырга өлгермәгән тамашачылардан гафу үтенәсебез килә. Аларның күңелендә авырлык калмасын иде", – диде Алия. Исегезгә төшерәбез, Казанда Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасына 3 меңнән артык кеше килде. Матәмчарасы Камал театрында узды.

Алия Гәрәева белән тулы интервьюны "Интертат" электрон газетасы сайтында укыгыз. 

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи 27 июльдә, йөрәге тоту сәбәпле, туган ягында – Башкортстанның Тәтешле районында вафат булды. Җырчы Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100