news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәния Фәрхи белән хушлашуны "Татар-информ" онлайн күрсәтәчәк

Хушлашу 29 июльдә сәгать 10да Камал театрында узачак.

 (Казан, 28 июль, "Татар-информ"). Шимбә көнне, 29 июльдә, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озату чарасын “Татар-информ” онлайн күрсәтәчәк. Озатуның рәсми өлеше сәгать 10да башлана. Трансляцияне карау өчен сылтама: youtu.be/7CCEbR_ypsA

Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.

Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары – "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", "Казан кичләре", "Кышкы чия".

Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була.

Хәния Фәрхи соңгы интервьюсын "Татар-информ" агентлыгына бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot