news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасына рәсми затлар килде

Алар якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасына Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килде. Алар җырчының тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров һәм кызларының кайгысын уртаклашты һәм кизү торучылар постына басты. 

Халык һаман килә тора. Кулларында – чәчәкләр, күзләрендә – яшь. 

Искәртеп үтик, Хәния Фәрхи 27 июльдә вафат булды. Ул бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot