news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәния Фәрхи Башкортстанда чираттагы иҗади сәфәрдә

Хәния Фәрхи Башкортстанда чираттагы иҗади сәфәрдә

(Уфа, 4 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Танылган җырчы, Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи һәм аның җитәкчелегендәге «Бәйрәм» җыр театры Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында гастрольләрен башлап җибәрде. Бәләбәй шәһәрендә башланган бу иҗади сәфәре барышында “Бәйрәм” җыр театры сәнгатькәрләре тамашачыларга яңартылган концерт программасын тәкъдим итә.

«Җырларымда – сезнең язмышлар» исемле бу программаны Уфа тамашачылары күргән иде инде. Аның сценарие авторы Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар егете, шәп шагыйрь һәм прозаик, шул ук вакытта күп концертларны бик оста алып баручы Марат Кәбиров. Әле Башкортстанда башланган чираттагы гастрольләренә шушы программаны яңа җырлар белән тулыландырып алып килде Хәния Фәрхи.

Уфада иҗади сәфәре барышында Хәния Фәрхине төрле радио каналлары үзләрендә туры эфирдагы тапшыруларга чакыра һәм милли вакытлы матбугат басмалары аның белән әңгәмәләр дә оештырырга килеште. Башкортстанда булганда яңа видеоклип төшерүне дә күз уңында тота танылган җырчыбыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100