news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәния безнең алиһәбез иде - Хәмдүнә Тимергалиева

"Ул артист хатын-кызлар арасында шундый бер генә иде", - ди хезмәттәше хакында танылган җырчы.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Кичә танылган җырчы Хәния Фәрхинең вафатына 40 көн тулды. Шул уңайдан җырчының якыннары, дуслары Коръән мәҗлесе уздырды. Анда җырчы Хәмдүнә Тимергалиева да катнашты.

Хәмдүнә Тимергалиева җырчының якыннарына бу кайгыны кичерер өчен Ходайдан түземлек сорады.

Татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Ул көнне театр бинасы хушлашырга килгән кешеләрнең барысын да сыйдыра алмады. Кичә Камал театры каршында Хәния Фәрхинең тамашачылары флешмоб оештырды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100