Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хәнәфи мәзһәбендә фундаменталь дип саналган хезмәт Россиядә беренче тапкыр нәшер ителде
Китап 14 ноябрьдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 14 ноябрьдә Казанда Әбу Мансур әл-Матуридиның «Китаб әт-тәүхид» китабы тәкъдим ителәчәк. Җыентык Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортында дөнья күргән, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
500 битлек әлеге хезмәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иҗат коллективы тырышлыгы белән нәшер ителде.
Матуридиның «Китаб әт-Тәүхид» хезмәтен гарәп теленнән русчага Казан казые һәм Казан ислам университетының дини фәннәр кафедрасы мөдире Габдулла хәзрәт Әдһәмов тәрҗемә иткән.
Әбу Мансур әл-Матуриди – атаклы мөселман фикер иясе, матуриди сөнни мәктәбенә нигез салучы. Ул дин нигезләренең доктринасы сыйфатында хәнәфи мәзһәбен тотучыларның күпчелеге тарафыннан таныла.
Матбугат конференциясенә аккредитация үтү өчен, Назәрәт сайтындагы матбугат хәбәрендә күрсәтелгән телефон аша хәбәрләшергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз