Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәмитов: Без КамАЗ белән берлектә Башкортстан заводларын үстерүгә өметләнәбез
Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында КамАЗ һәм Башкортстан арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Петербург халыкара икътисадый форумында «КамАЗ» АҖ һәм Башкортстан арасында алга таба хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.
Килешүгә автоконцерн генераль директоры Сергей Когогин һәм Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов кул куйды.
«КамАЗ Башкортстан территориясендә Нефтекамск һәм Туймазы шәһәрләрендәге заводларны үстерү буенча актив эш алып бара. Без әлеге сәнәгать мәйданчыкларының алга таба тагын да үсүенә һәм яңа предприятиеләр сафка басуына өметләнәбез», - диде Рөстәм Хәмитов.
Килешү яклар арасында хезмәттәшлекне киңәйтү, инвестиция эшчәнлеген, җитештерү куәтләрен үстерү, яңа төрдәге продукция җитештерүгә юнәлдерелгән. Бу – КамАЗга да, Башкортстанга да кирәкле перспектива, дип исәртте ул.
«Безнең өчен Башкортстан территориясе – әһәмияте ягыннан Чаллыдан кала икенче мәйданчык. Әлеге мәйданчыкта эшләүчеләрнең гомуми саны 8 меңнән артып китә. Җирле хакимият белән үзара хезмәттәшлек безгә бик тә мөһим. Безнең һәр активта Башкортстанның да өлеше бар», - дип искәртте КамАЗ генераль директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз