news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Х.Миңнегулов: «Исхакыйда булган идеяләрне халкыбызның күңел хәзинәсенә әйләндерергә кирәк»

Казан дәүләт университеты профессоры бу фикерен бүген «Татар-информ» студиясендә узган видеоконференциядә җиткерде

Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның февралендә татар халкының рухи-мәдәни үсешенә зур өлеш керткән шәхес, татар әдәбияты классигы, күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел тулды. Республикада ел дәвамында шушы уңайдан юбилей чаралары узачак. Бүген «Татар-информ» студиясендә узган интернет-конференциядә шушы киң кырлы талант иясенең иҗади мирасын барлау, өйрәнү, аны халкыбызга җиткерү хакында сүз барды.
Гомерен татар халкының азатлыгы, тәрәккыяты өчен көрәшкә багышлаган бу шәхеснең иҗаты, иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенең яртысы туган җиреннән читтә – мөһаҗирлектә узган. Соңгы 20 елда аның шушы чорда тупланган иҗади мирасын барлау, нәшер итү, халыкка җиткерү буенча галимнәребез зур эш башкара. Аның әдәби, публицистик мирасының зур өлеше халкыбызга, Ватанына кайтып иреште инде. Билгеле булганча, 1990 еллар башында әдипнең Төркиядән шәхси архивының төп өлеше Татарстан Милли архивына бүләк ителде. Соңгы елларда бу фондлар тулылана тора. Хәзерге вакытта әдип яшәгән башка илләрдә (Финляндия, Германия, Польша һ.б.) аның белән бәйле материалларны барлау, туплау эшләре дәвам итә.
Бу эшнең дәвамлы буласы хакында хафаланасы юк. Галимнәрне булган мирасны халык аңына төшендерү мәсьәләсе борчый бүген. Исхакый исеме, иҗаты тыелган чорда үсеп, тәрбияләнгән берничә буын вәкилләренә моны аңлату әле авыр бара. Бу хакта әңгәмә барышында Казан университеты профессоры, Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүче галимнәрнең берсе Хатыйп Миңнегулов борчылып сөйләде. «Исхакый иҗатын барлау, өйрәнү мәсьәләнең бер ягы гына. Менә бүгенге көндә бик күп хезмәтләр дөнья күрде, аның әсәрләреннән, аның турындагы материаллардан торган 7 томлык басылып чыкты. Бу эш алга таба дәвам итәчәк. Шушы булган кадәр рухи байлыкны ничек халыкка сеңдерергә?» – ди галим. Очрашуларда, фикер алышулардан күренгәнчә, әле зыялылар сафын тулыландырырга тиешле кешеләр арасында да аның иҗатының асылын аңламаучылар байтак икән. «Гаяз Исхакыйда булган идеяләрне, фикерләрне безнең халкыбызның күңел хәзинәсенә әйләндерергә кирәк. Күңел хәзинәсендәге әйбер генә кешенең хәрәкәтенә күчә», – дип саный күренекле галим.



news_right_1
news_right_2
news_bot