news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәмдүнә Тимергалиевага вафатыннан соң Башкортстанның халык артисты исеме тапшырылды

Бүген Казанда Тукай филармониясе залында Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашалар.

Хәмдүнә Тимергалиевага вафатыннан соң Башкортстанның халык артисты исеме тапшырылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Тукай филармониясе залында Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага вафатыннан соң Башкортстанның халык артисты исеме бирелде.

«Хәмдүнә апа Башкортстан Республикасы Борай районында туып, 44 ел Татарстанда яши. Дөньяда яшәгән татар һәм башкорт халкы арасында үзенең җыры, моңы белән танылды. Аны Башкортстан халкы да ярата, чөнки аның гастрольләре гел булып торды. Бик авыр кайгы, югалту бу. Февральдә РБ җитәкчесе аңа Башкортстанның халык артисты исемен бирү указына кул куйган иде. Әмма коронавирус сәбәпле, әлеге исемне аңа бирә алмадык, ләкин бүген әлеге зур лаеклы бүләкне аңа тапшырабыз», — диде Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Рәнис Алтынбаев.

news_right_1
news_right_2
news_bot